news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаслылар “Хәтер шәме” акциясендә катнашты

Апас районында Бөек Ватан сугышы башлануның 77 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне узды.

(Апас, 24 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз" Ләйлә Шиһабиева).  Апас районында Бөек Ватан сугышы башлануның 77 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне узды. 1941 елның 22 июнь таңы алып килгән хәсрәт-фаҗига, 1418 көн дәвам иткән сугыш кайтавазы кабат йөрәкләрдә яңарды, дип яза район газетасы.

“Хәтер шәме” акциясендә Апас районы башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев катнашты һәм чыгыш ясады.

Кичен теләгән һәркем Батырлар мемориал комплексы янында "Хәтер шәме" акциясендә катнашты. Биредә Апас урта мәктәбе, эчке эшләр бүлеге, “Ак Барс” банк, коллективлары, тәртип саклау отрядлары һәм актив райондашлар катнашты. Апас мәдәният йорты коллективы эчтәлекле чара әзерләгән иде.

- Апас районыннан сугышка 11 меңнән артык кеше китеп, 7 меңнән артыгы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Күп яшь гаиләләр таркалды, балалар әтисез, хатыннар тол калды, ак өметләр өзелде, хыяллар тормышка ашмады. Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде. Туган җир азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлекләрне онытырга хакыбыз юк. Хәтер – мәңгелек, берни дә, бер нәрсә дә онытылырга тиеш түгел, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

Акциягә кушылучыларның кулларында янган шәмнәр иде. Мәңгелек ут янына шәмнәр, чәчәкләр, веноклар куелды. Йөрәкләрдә бер генә теләк: сугышлар кабатланмасын, күкләребез аяз булсын, халкыбыз тыныч тормышта яшәсен, диелгән район хәбәрендә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100