news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаслылар ГТО нормативларын тапшырды

Бөтенроссия ГТО штабыннан исемле алтын яки көмеш, бронза күкрәк билгеләре Апаска кайтачак һәм тантаналы шартларда ияләренә тапшырылачак.

(Апас, 10 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз").  Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы чараларында Апас районы 2014 елдан бердәм катнаша. 3000 апаслы төрле спорт чараларында үзенең нормативларны үти алуын сынап карады, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Иң беренче булып, моңа мәгариф тармагы алынды. Укучылар, укытучылар, мәктәп директорлары катнашында мәсәлән, 1 елда 25 спорт чарасы үткәрелде. Спортчылар Яңа ел чыршысы бәйрәмендә ГТО нормативларын уңышлы тапшырган 2 катнашучыга алтын, 31 кешегә көмеш һәм 81 кешегә бронза ГТО күкрәк билгеләре тапшырылды.

– Мәктәптә укытучы булып эшләү дәверендә хезмәтебездә дә, тормышта да ГТО нормативларын ташламадык без,-диләр Апастан бертуганнар Рәмис белән Равил Гыйззәтовлар.

– Физкультура буенча билге чыгарганда балаларның тизлеккә, төзлеккә һәм төгәллек-көчкә ярыш нәтиҗәләрен секундлап, миллиметрлап СССР заманнарыннан килгән ГТО нормативларына нигезләп исәплибез. Аның махсус таблицасы бар – балалар шул күрсәткечләрне үтәү өчен җан-фәрман тырыша, аларның физик һәм рухи үсеше, өлгереше өчен ГТО менә дигән трамплин.

– Мәктәп укучысы Гөлия Сәйфуллинага алтын ГТО күкрәк билгесе тапшырылды. Сыйныфташлары Алия Сираҗева, Илшат Сәлимуллин белән Илнур Гыйбадуллин көмеш күкрәк билгеләре алды. Укуда да спортта да алдынгы бу балалар хәзер Казан югары уку йортларында укыйлар. Алар хәзер дә спорт белән бик дус, университет спорт командаларында да бик еш чыгыш ясап, призлы урыннары белән сөендерәләр, - ди Борнаш мәктәбе физкультура укытучысы Илфат Сөләйманов зур горурлык белән.

– ГТО нормативларын яшь категориясе буенча 10 спорт төреннән тапшырасы. Инде хәзер бу күкрәк билгеләрен алу өчен Интернет аша да теркәлү мөмкин һәм кирәк дип билгеләнде, - ди район спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе, үзе дә милли көрәштә Апас данын яклаучы Рафис Хәбибуллин.

Бөтенроссия ГТО штабыннан исемле алтын яки көмеш, бронза күкрәк билгеләре Апаска кайтачак һәм тантаналы шартларда ияләренә тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100