news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаслылар Грантларны күпләп ота

Грант музейның бер күргәзмә залын балалар өчен әкиятләр залы рәвешендә үзгәртеп коруга тотылачак.

(Апас, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас “Туган як” музее коллективы ел да Татарстан, Россия хөкүмәтләре үткәргән төрле конкурс-смотрларда актив катнаша. Быел апаслылар “Яшәгәннәр ди...” (“ЖИЛИ-БЫЛИ...”) музей-күргәзмә эшчәнлеге номинациясендә республика музейлары арасында беренче урын яулады һәм 400 мең сумлык Грант отты, дип яза җирле басма.

-Без бу Грантны музеебызның бер күргәзмә залын балалар өчен әкиятләр залы рәвешендә үзгәртеп коруга тотачакбыз, - ди аның директоры Рәмис Ногманов. - Моңа әзерлек эшләре башланды инде, хәзердән үк музейга килүчеләрне, балаларны ишек төбендә татар һәм рус халыкларының бөек әкиятчеләре, балалар шагыйрьләре Габдулла Тукай белән Александр Пушкин сыннары каршы ала. Сүз уңында, бу бюстларны районыбызның һәвәскәр, бик сәләтле сынчысы Вячеслав Носов ясады. Ул иҗат иткән мондый сыннар районда хәзер бер дистәдән артык. Күбесе мәшһүр шәхесләр, данлыклы якташларыбызга багышланган. Үзебезнең Апас балалар музее күргәзмә залына урнаштырылачак экспонатлар халыклар, милләтләр дуслыгын гәүдәләндерәчәк.

Район Үзәк китапханәсе коллективы да бүләк алды. Аның җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова:

-Район үзәк китапханәсе коллективы да мондый конкурслардан читтә калмый. Быел Апас район үзәкләштерелгән китапханәсе ачык һавада халык иҗаты (“OPEN AIR”) конкурсында катнашып, шушы номинациядә 100 мең сумлык Татарстан хөкүмәте Гранты отты. Ябалак һәм Дәүләки авыл китапханәләре “Иң яхшы учреждение” конкурсында катнашып, үз номинациясендә 100 әр мең, ә Биеш авыл китапханәчесе Гөлнур Илалова аерым конкурста катнашып, шәхси 50 мең сумлык Грантка лаек булды. Узган елларда мондый Грантларга Олы Күккүз, Урта Балтай, Морзалар, Каратун, Чирмешән, Ябалак, Табар Черкене авыл китапханәләре һәм китапханәчеләре дә лаек булган иде, - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100