news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаслылар дөнья чемпионатына әзерләнә башлады

4 курс студенты, Бөтендөнья “Яшь белгеч” сайлап алу турында Татарстан һәм Россия күләмендә югары һөнәри осталык үрнәге күрсәтеп призлы урыннар яулады.

(Апас, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас аграр көллиятенең 141 нче група, 4 курс студенты Илмир Гыйльметдинов,Бөтендөнья “Яшь белгеч” (“ВОРЛДСКИЛЛС”) сайлап алу турында Татарстан һәм Россия күләмендә югары һөнәри осталык үрнәге күрсәтеп, призлы урыннар яулады һәм Апасны бөтен илгә танытты, дип яза район газетасы.

Хәзер Татарстан чемпионы Апас аграр көллият студентлары командасы составында шул исемдәге киләсе Дөнья чемпионатында катнашуга әзерләнә, Татарстан, Россия ярышларында туплаган тәжрибәсен яшьтәшләре белән бик теләп уртаклаша.

5-7 ноябрьдә Сарман районында узачак сайлап алу ярышларына безнең аграр көллияттән шулай ук 151 нче группа, 3 курс студенты Айнур Ешниязов механизация һәм 56 группа, 3 курс студентлары Лилия Аллаярова белән Алсинә Сафиуллина аш-су осталары сайлап алу турында катнашачак. Номинантлар инде ике ай дәвамында остаз-укытучылары Хәмит Абделвәлиев, Фәнис Зарипов, Гөлназ Сөләйманова һәм Гөлнара Кәбирова кулы астында бу җаваплы ярыш-конкурска ныклап әзерләнәләр.

- Студентларыбызның сынатмаячагына нык ышанабыз,-ди көллият директоры Фаил Курамшин.

Бу төр дөнья чемпионатының чираттагысы 2019 елда Казан шәһәрендә узачак. Анда да апаслылар безне матур күрсәткечләр, призлы урыннар яулап әти-әниләрен сөендерәчәгенә өметләнәбез. Аларның курсташлары, укытучы-остазлары да бу өметләрнең чынга ашачагына ышана. Шулай булсын!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100