Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаска Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде
Районда эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды. Бу хакта «Апас-информ» яза.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Илсур Хәлимов каршылады. Эльмира Зарипова министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышты, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан максатлар куйды, бурычлар билгеләде, киңәшләрен җиткерде.
«Яңа ел бәйрәмнәре, озын яллар җитә. Әмма шуңа карамастан, социаль яклау хезмәткәрләре үз эшләрен туктатмыйлар. Ялгыз яшәүче өлкәннәргә, авыр хәлдәге гаиләләргә, күпбалалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү чараларын дәвам итәчәкләр. Аларның ял көннәрен ничек уздырулары, шөгыльләре белән кызыксынып торачаклар һәм контрольдә тотачаклар. Килүемнең максаты да – районда әлеге эшчәнлек ничек оештырылачагы белән танышу. Барысы да тәртиптә булыр дип ышанам», - диде ул.
Иң яхшы эшләүче хезмәткәрләр - Дилбәр Чемекова һәм Рамилә Шәрәфуллина Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз