news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаска республиканың мәртәбәле абыстае Сәйдә Аппакова кайтты

Башкала кунаклары тәрбияви чыгышлар ясадылар һәм сорауларга җаваплар бирделәр.

(Апас, 26 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы хакимияте, мөхтәсибәт, ветераннар оешмасы чакыруы буенча Апаска республиканың мәртәбәле абыстае Сәйдә Аппакова, Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина кайтты, дип яза җирле басма.

Мәктәп укучылары белән башланып киткән очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Биредә авыл муллалары, абыстайлар, дәү әниләр, дәү әтиләр катнашты.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Сафина, Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, районның мөслимәләр берлеге рәисе Мәрьям Хәйрова катнашты һәм чыгыш ясады.

Башкала кунаклары тәрбияви чыгышлар ясадылар һәм сорауларга җаваплар бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot