news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаска хоккей карарга чакыралар

Апас хоккей лигасы матчлары 13-19 февральдә тәмалана, март аеннан Апас бозында Җиңү Кубогына районара хоккей турниры башлана.

(Апас, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Татарстанның Апас районы хоккей лигасының быелгы турнирында 4 команда катнаша. Соңгы уенда “Амур” белән “Факел” очрашуы 4:1, Т-34 белән "Короли" матчы 3:2 белән төгәлләнде. АЛХЛ хоккей матчлары 13-19 февральдә тәмаланачак. Һәр атнада “Алтын алка” Боз сараенда ярышлар үткәрү планлаштырыла. Шуннан соң март аеннан Апас бозында Җиңү Кубогына районара хоккей турниры башланачак, дип хәбәр итә районның “Йолдыз” газетасы.

Татарстан “Алтын алка” хоккей зона сайлап алу турында Апасның “Титан” балалар командасы икенче урынга чыкты һәм Татарстан беренчелегендә катнашу хокукын саклап калды.

Быел Каратун, Йомралы һәм Борнаш авылларында мәктәп яны ачык хоккей мәйданчыкларында балалар командалары арасында ярышлар үткәрелү көтелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100