news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Газпром межрегионгаз Казан» җитәкчесе Айдар Таһиров Апаста Мәңгелек утка чәчәкләр салды

«Газпром межрегионгаз Казан» җитәкчесе Айдар Таһиров Апаста Мәңгелек утка чәчәкләр салды
Фото: http://apastovo.ru/

«Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе генераль директоры Айдар Таһиров Апас районыны эш сәфәренә килде. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин белән Батырлар мемориал комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды, район башкарма комитетының утырышлар залында җитәкчеләр белән очрашты һәм Шәмбалыкчы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хәйруллин янында булып, бүләкләр тапшырды.

«Газпром межрегионгаз» оешмасы Бөек Җиңүнең 79 еллыгына әзерлек барган көннәрдә Мәңгелек утларның, Хәтер утларының әзерлеген тикшерде. «Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе генераль директоры Айдар Таһировның да эш сәфәре «Хәтер уты» акциясе кысаларында башкарылды.

«Тиздән 9 Май – Бөек Җиңү көне. Халык күңелендә кабат хәтер яңара торган көн бу. Әлеге көн алдыннан илебезнең һәр шәһәр, районында «Мәңгелек утлар» яна. «Газпром» оешмасы әлеге Хәтер утларын түләүсез газ белән тәэмин итә. Без – Татарстан Республикасында Мәңгелек утларны газ белән тәэмин итүче буларак, Апас районына килдек, Мәңгелек утка чәчәкләр салдык. Районның Батырлар мемориал комплексында каһарманнарның исеме мәңгеләштерелгән. Аларның батырлыгына дан җырлап Мәңгелек ут яна», - диде Айдар Таһиров.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин «Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе генераль директоры Айдар Таһиров белән тыгыз хезмәттәшлек алып барулары, күп мәсьәләләрне бергә хәл итүләре хакында белдерде.

Айдар Таһиров район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Шәмбалыкчы авылында яшәүче 100 яшьлек юбилеен билгеләп узган Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хәйруллин белән дә очрашты. Зиннәт агага Татарстан Рәисенең, район башлыгының, «Газпром» оешмасының, «Фосагро»ның бүләкләре тапшырылды.

Зиннәт ага Хәйруллин җитәкчеләр янәшәсендә кабаттан хезмәт һәм сугышчан юлы турында истәлекләрне яңартты. Мәскәү, Калуга, Смоленск, Калинин, Брянск өлкәләрен, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша ветеран. Сугышны Балтыйк дингезе янында Кенигсберг шәһәрендә, хәрби хезмәтен 1947 елда Көнбатыш Украинада тәмамлый, демобилизацияләнә һәм авылга кайта.

Фото: http://apastovo.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100