Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апаска эш сәфәре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин килде
Апаска эш сәфәре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин килгән. Бу хакта «Йолдыз» газетасы яза.
Дәрәҗәле кунакны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды һәм райондагы төзелеш эшләре белән таныштырды. Җитәкчеләр иң элек Югары Ындырчы авыл җирлегендә төзелеп килүче «Яратель» кошчылык фабрикасында булдылар.
«Әлеге объект безнең район өчен бик кирәкле һәм күптән көтелгән. Чөнки халыкка яңа эш урыннары һәм сыйфатлы продукция булачак. «Яратель» кошчылык фабрикасы район агросәнәгать комплексы үсешендә мөһим урын алып тора. Аның тизрәк файдалануга тапшырылуын көтәбез. Чөнки ул район экономикасына уңай тәэсир итәчәк», - дип таныштыра район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Дәүләт Думасы депутаты Каратун тимер юл станциясе поселогында «Яшүсмерләр үзәге» төзелеше белән дә танышты. Бу үзәк яшьләр өчен бик кирәк иде. Анда яшүсмерләр үзләренең талантларын үстерә алачак, спорт белән шөгыльләнергә, төрле чаралар үткәрергә шартлар булачак.
«Районда барган төзелешләр халык тормышын яхшыртуда мөһим адым булып тора. Бу дәүләтебезнең безнең регионга, аның киләчәгенә зур игътибар бирүен күрсәтә. Мондый проектларның киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышанабыз. Районыбыз халыкка яшәр һәм эшләр өчен уңайлы шартлар булуы белән күпләрне җәлеп итәр», - ди район башлыгы.
Сөйләшүләр район хакимияте бинасында дәвам итте. Биредә Апастан өлкән лейтенант, рота командиры Руслан Мөрсәлимов вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Әлеге бүләк махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбызның әтисе Габдерәшит Мөрсәлимовка тапшырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз