news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас Үзәк китапханәдә язучылар белән очрашу узды

22 апрельдә Татарстан халыкларының III Съезды узачак.

(Апас, 18 апрель, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина.) 22 апрельдә Татарстан халыкларының III Съезды узачак. Республикада яшәүче барлык милләтләрне, халыкларны берләштерү, аларның мәдәниятын, диннәрен хуплау, милләтара дуслык, тынычлыкны саклау максатыннан уздырылучы бу чарада апаслылар да катнаша. Шушы чара кысаларында районда “Татарстан – дуслык иле“ дигән исем астында очрашу-чаралар оештырыла, дип яза район газетасы.

Үзәк китапханәгә дә Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, язучы Лирон Хәмидуллин, язучы һәм тәрҗемәче Фатыйх Кутлу һәм шулай ук республиканың Милли китапханәсе хезмәткәрләре Рәзинә Хәйретдинова белән Рәмзия Закирова килделәр. Очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачып җибәрде.

Шагыйрь Зиннур Мансуров үз чыгышында республикада яшәүче 173 милләт вәкиленең дустанә тормыш итүен ассызыклап үтте. Һәр чарада яшьләргә күбрәк игътибар бирергә, аларны патриотик рухта тәрбияләргә кирәклегенә басым ясады. Дуслык, туганлыкны чагылдырган яңа шигыре белән дә таныштырды. Язучы Лирон Хәмидуллин Апас төбәгеннән чыккан, үзе аралашып яшәгән язучыларны исемнәрен атады.

– Мин белгәннәре 18 язучы. Горурланырлык шәхесләрегез күп. Алмашка яшьләр дә үсеп килә. Әнә, Апас егете Булат Ногманов төрек теленнән китап тәрҗемә итте. Бу төбәк халкы тырышлыгы, бердәмлеге белән сокландыра. Бүген залда рус, чуваш милләте вәкилләре дә бар. Алга таба да дуслыгыгыз нык булсын. Съезд – барыбыз өчен дә мөһим вакыйга, халыклар дуслыгы бәйрәме. Бердәмлеккә омтылу – барыбызга да хас сыйфатлар, – диде ул.

Фатыйх Кутлу төрек егете икән. Бик чиста итеп татарча сөйләшә. Шактый язучыларның китапларын төрекчәгә тәрҗемә иткән. “Китаплар дуслаштыра да, аралаштыра да“, ди ул. Очрашуда татарча да, төрекчә дә җырлады. Республиканың милли китапханә хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре белән кыскача таныштырып үттеләр, дип яза “Йолдыз“ газетасы.

Районда дуслык, теләктәшлеккә, милләтара, динара татулыкка юнәлтелгән эшләр, чаралар еш үтә. Аралашып яшәү – үзе бер бәхет бит. “Шатлыгыгыз бар икән, аны башкалар белән бүлешегез. Ул шатлык күбәйсен. Кайгыгыз бар икән, аны да уртаклашыгыз. Күпкә бүленгәч аны күтәрүе җиңелрәк була. Дуслык, татулык бар нәрсәдән өстен ул“, – диде шагыйрь Зиннур Мансуров очрашуны йомгаклап.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100