news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас үзәк хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

Анда хәзер күмәкләшеп гыйбатәт кылу мөмкинлеге бар.

(Апас, 13 октябрь, “Татар-информ“,“Йолдыз“, Ләйлә Шиһабиева). Апас үзәк хастаханәсендә дәваланучы дин кардәшләрнең күмәкләшеп намаз уку хыялы тормышка ашты. Күптән түгел генә яңа төзекләндерелгән хастаханәнең икенче катында халык соравы буенча гыйбадәт бүлмәсе ачылды, ул тәүлек әйләнәсе гамәлдә. Аерым алганда, анда берьюлы 10нан артык кеше кереп намаз уку мөмкинлеге бар. Шулай ук биредә дини календарьлар, намаз вакытлары күрсәтелгән белешмәлек тә урын алган. Бу хакта Апасның “Йолдыз” газетасы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучылар арасында Каратуннан Азат хәзрәт Гайнуллин да бар. “Хыялыбыз тормышка ашты. Укыган намазларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын берүк! Рәхмәт безнең өчен тырышучыларга. Күмәк укыган догалар, намазларның көче тәэсирлерәк аның”, – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot