news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас юлларын төзекләндерү эшләре бик тиз бара

Бер үк вакытта юлчылар юл аша җәяүлеләр чыгу урыннарын да яңарта.

(Апас, 27 май, "Татар-информ", "Йолдыз"Ришат Җамалиев). Апас юлларын төзекләндерү бик тиз бара, дип яза җирле басма. 

Апас юл төзүчеләре Апас Сабантуе тавы юлын төзекләндерүне дәвам итә.

-Хәзер без ремонт эшләрендә бик заманча мини-техника кулланабыз, - ди Рәмис Мусин. -  Юлдагы ярыкларны ямау бик җиңеләйде, асфальты тузган, иңгән урыннарын кырдыруны машиналар башкара, юл тузанын да махсус техника себерә хәзер.

Бер үк вакытта юлчылар юл аша җәяүлеләр чыгу урыннарын да яңарта. Район юлларында, авылларда хәзер шундый махсус җиһазланган илледән артык җәяүле кичүе бар. Аларның унысы янәшәсенә кояш яктысы белән эшли торган светофорлар куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100