news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас яшүсмерләренә паспорт тапшырылды

яшүсмерләр өчен оештырылучы бу беренче паспорт бәйрәме һәр айның соңгы пәнҗешәмбе яки җомгасында шулай колачлы итеп үтәчәк.

(Апас, 28 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апас районы ЗАГС бинасында район тарихында 14 яше тулган яшүсмерләргә беренче тапкыр тантаналы итеп тәүге паспортлар тапшырылды. Бу турыда район басмасы яза.

Яшүсмерләргә беренче паспортларын һәм истәлекле бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, “Яшь гвардия” һәм “Авыл яшьләре” оешмасы рәисе Рөстәм Нәҗмиев, район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин тапшырды.

Яшүсмерләр чордашлары Гөлчәчәк Вафинага кушылып илгә тугры булырга ант бирделәр. Равшан Абделвәлиевның әнисе Гүзәл тантанага чакырылган әти-әниләр исеменнән бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Гадәткә кергәнчә, яшүсмерләр өчен оештырылучы бу беренче паспорт бәйрәме һәр айның соңгы пәнҗешәмбе яки җомгасында шулай колачлы итеп үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100