Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас хәрбие дәүләт бүләгенә лаек булды
Апас егете, махсус хәрби операциядә катнашучы Ранис Җамалиев Россия Президенты карары белән Жуков медале белән бүләкләнде.Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.
«Солдат елларымда да Чечня Республикасында булырга туры килде. Кайнар нокталарны күргән кеше буларак, хәбәр көттем. Ләкин мине чакыручы булмады. Хәрби комиссариатка үзем бардым. Хәрби тормышының төрле чагы була. Кырларда, урманда, агачлыкларда да яшәргә туры килде. Бөтен Украинаны әйләнеп чыктык дисәк тә ялгыш булмас», - ди Ранис.
Ранис бүгенге көндә рота старшинасы. Хәбәрләре дә еш килеп тора. Әле яңа гына әти-әнисе янына да кайтып китте.
«Мин батыр ул үстерүем белән горурланып яшим. Исән-сау булып, тизрәк бөтенләйгә өйгә кайтуын телибез», - ди өлкән хезмәттәшебез, журналист Ришат абый Җамалиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз