Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас хәрбие «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Апас егете Салават Мингалиев махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Бу вакыт эчендә ул үзен тырыш, намуслы, батыр егет итеп таныткан. Медальләр, 2022 елда Россия Федерациясе Президенты, илебезнең Кораллы көчләренең баш командующие Владимир Путиннның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Быел май аенда ул тагын зур бүләккә «Батырлык өчен» медаленә ия булган. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
«Минем өчен иң зур бүләк – исән-сау булуым. Анда син бер мизгелдә үзең өчен дә, хәрби дусларың өчен дә җаваплы булырга мөмкин. Бердәмлекнең, дуслыкның чын көчен аңлыйсың», - диде кыска вакытлы ялга кайткан Салават Мингалиев.
Салават Мингалиев 8 ел дәвамында контракт буенча хезмәт итә. Апас мәктәбендә белем ала. Соңыннан аграр көллияттә һөнәр үзләштерә. 1 ел Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, 3 ел машина йөртүче булып эшли. 2015нче елда контракт төзеп, кабат хәрби хезмәткә китә.
«Апас яшьләренең күбесе бәхет эзләп чит шәһәрләргә китте. Мин дә шул максат белән еракларга юл тоттым. Тик хәрби хезмәтне сайладым. Үзем бик теләдем. Үкенгәнем юк», - диде егет горурланып.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз