Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас вәкилләре телемарафонда: Әгәр туган илеңне яратсаң, якташларыңны да яратасың
Бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында Апас вәкилләре – Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Татарстан һәм Россиянең атказанган табибы Рәшит Байбиков, шагыйрә Алсинә Сәлахова катнашты. Алар «Апас якташлыгы» җәмгыяте турында сөйләде.
«Безне яраткан республикабыз, районыбыз, авылыбыз, туган нигезебез берләштерә. Якташлыгыбызга яшь егетләр-кызлар җыелды. Районыбызның үз тарихы турында матур китабы бар. Берничә авылның үз җыры бар. Авылыбызның гимны буларак авылыбыз турында җыр язарга тырыштык, ул клип күптән түгел дөнья күрде», – диде Рәшит Байбиков.
Марат Нуриев үз тамырларыңны белүнең әһәмиятен билгеләп узды. Шәҗәрә төзүнең мөһимлеген әйтте. «Һәр авылның китапларына шәҗәрәләрне кертергә тырышабыз. 47 буынлы шәҗәрәбез бар. Ул галимнәр ярдәмендә эшләнде. Каян чыкканыбызны белгәч, горурланып сөйлибез. Үз авылыбызны, иң мөһиме, кешеләрне яратырга кирәк», – диде.
Марат Нуриев Апас якташлыгының 30 еллык тарихы булуын билгеләп үтте. «Аның көчле нигезе, безгә кадәр эшләп килгән җитәкчеләре бар. Алар эшне лаеклы алып барганнар. Хәзер эшне бергә алып барабыз. Состав алмашты, яшьләр дә кушылды», – диде.
«Әгәр туган илеңне яратсаң, якташларыңны да яратасың. Безне бер-беребезгә булган ярату берләштерә, шатлыклы мизгелләрне бергә уртаклашабыз», – диде шагыйрә Алсинә Сәлахова. Ул Татарстанга, Казанга багышланган шигырьләре күп булуын әйтте һәм шуларның берсен студиядә туры эфирда укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз