news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас урта мәктәбе «Дус класс серләре» бәйгесе финалына үтте

Апас урта мәктәбе «Дус класс серләре» бәйгесе финалына үтте
Фото: "Апас-информ" сайты

Апас урта мәктәбе «Дус класс серләре» республика бәйгесенең ярымфиналында катнашып, өченче урынны яулады. Бу хакта «Апас» газетасы яза.

Апас урта мәктәбенең ата-аналар комитеты «Дус класс серләре» бәйгесенең район һәм зона этапларында җиңеп чыккан иде. Бүген алар район мәгариф бүлеге мөдиренең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Алиуллина, директор киңәшчеләренең муниципаль кураторы Илсөяр Курамшина, мәктәп директоры Гүзәлия Зиятдинова җитәкчелегендә бәйгенең ярымфиналында катнаштылар.

Апас урта мәктәбе 17 команда арасыннан өченче урынга лаек булды. Тиздән алар җиңүче буларак бәйгенең финалына барачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100