news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас урамнарыннан булачак солдатлар колоннасы үтте

Район мәдәният йортында зурлап үткәрелгән хәрби хезмәткә озату кичәсенә дә булачак солдатларның дуслары, туганнары, әти-әниләре дә чакырылды.

(Апас, 27 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Россия Президенты Указы нигезендә 1 октябрьдән 2018 елга хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Бу көздә Апас районыннан 27 ир-егет чакыру алачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан “Патриот” үзәге Апас шефлык иткән хәрби частьларга аларның әти-әниләре белән бергәләп барып хәлләрен белешү дә бик матур гадәткә әверелде.

Район мәдәният йортында зурлап үткәрелгән хәрби хезмәткә озату кичәсенә дә булачак солдатлар дуслары, туганнары, әти-әниләре белән бергәләп чакырылды. Булачак солдатлар район хәрби комиссариаты видеофильмын да бик кызыксынып карадылар. 

"Быелгы көздә хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да югары яки махсус урта белемле. Аларның яртысыннан артыгының армиягә киткәнче үк инде беренчел хәрби һөнәрләре бар", - диде район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100