news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас урамнары чәчәккә күмелде

Апасның Үзәгенә һәм Ленин урамнарына чәчәк утырту өмәләре бара.

(Апас, 1 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районында барлык коллективлар да чәчәк утырту эшенә кушылды, дип яза җирле басма.

Апасның Үзәгенә һәм Ленин урамнарына чәчәк утырту өмәләре бара. Районның барлык оешма һәм учреждение коллективлары язгы өмәгә кушылды. Район күзгә күренеп чистарды, матурланды. Апас урамнары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot