news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас укытучысы Рәмис Гыйззәтов үзенең икенче турнирын үткәрде

Бу турнирда беренче ике урынны Апас һәм Биеш мәктәбе командалары яулады.

(Апас, 24 март, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Кемдер туган көнен туганнары арасында яки зур табыннар корып каршыласа, укытучы Рәмис Гыйззәтов бу гомер бәйрәмен укучылары өчен волейбол бәйрәме рәвешендә үткәрүне өстен күрә. 21 мартта тулысынча аның иганәсендә үткән бу турнирда быел инде 5 команда катнашты, былтыргысында дүрт команда көч сынашты. Быелгы турнирга да аны зурлап, хөрмәтләп дуслары, район башкарма комитеты, мәгариф бүлегеннән тулы бер делегация килгән. Иганәче һәм мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова ярдәме белән ашханәдә җыйнак кына аш-сулы табын да корганнар иде, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

-Мин үзем дә иганәчелеккә кереп киттем, инде 5 тапкыр районкүләм ярышлар үткәрдем. Апас аграр көллияте укытучысы Рөстәм Мингазиев район балалары өчен ачык бозда Йомралыда хоккей ярышлары, башка спорт чаралары уздырды. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин да балалар өчен шундый спорт бәйрәмнәрен еш оештыра. Инде безнең сафка Рәмис Гыйззәтовның да кушылуына бик шатланам, - диде ярышларны ачу тантанасында чыгыш ясап, Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Зәмдиханов.

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Ленар Хантимеров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, ДЮСШ директоры Ринат Шәяхмәтов һәм башка кунаклар иганәче Гыйззәтовны туган көне белән кайнар котладылар, волейболчыларга уңышлар теләделәр.

Бу турнирда беренче ике урынны Апас һәм Биеш мәктәбе командалары яулады. Өченче урында - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы. Ярышларны оештыручы аларга диплом-грамота, истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырды. Морзалар мәктәбе командасы да уңышлы чыгыш ясап, матур уен күрсәтте.

-Быел менә мәктәпнең дүренче сыйныф укучы кызлары арасыннан иң көчлеләрне ачыклап, яңа команда тупладым. Сезгә дә аерым бүләгем бар,-дип аларны да зурлады.

17 ел балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшләргә дә вакыт тапкан Рәмис безнең якын дуслар рәтендә. 25 еллап “Йолдыз” Кубок-призларына үткәрелүче җиңел атлетика эстафетасында баш хөкемдар, безнең киңәшчебез ул, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100