news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас укучылары язу серләренә төшенү өчен балчыкка, ташка, тузга язып караган

Алар өчен иң кызыгы - каз канаты белән язу

 (Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Мәдәният елы уңаеннан, Апас районы үзәк китапханәсендә Күккүз авылы китапханәчесе Галия Җәләлиева “Чорларны бәйләүче” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Бу чарага Апас мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар “Китап музее” белән танышып, элеккеге китап язу серләренә төшенделәр, балчыкка, ташка, тактага, тузга язып карадылар. Иң кызыгы каз канаты белән язу булды. Укучылар очрашудан канәгать булып таралдылар, дип яза “Йолдыз” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot