news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас укучылары Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Борынгы патефоннан Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.

Апас укучылары Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
apastovo.ru/news/kөn-kadagyinda-gazetyi/batyrlar-ilg-i-alyp-kaytty

(Апас, 16 февраль, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апасның Туган як музеенда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Жәлилнең тууына 113 ел уңаеннан әдәби кичә уздырылды. Укучылар укытучылары белән бергәләп Апас үзәк китапханәсе каршындагы Муса Җәлил бюстына кызыл канәфер чәчәкләре салдылар.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Апас мәктәбенең 6 сыйныф укучылары катнашында үткән бу очрашуда Муса Җәлилнең туганнары белән таныш булган китапханәче Даимә Тимеркәева үзенең хатирәләре белән уртаклашты.

Борынгы патефоннан Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Укучылар батырның тормыш юлын сүрәтләгән видеофильм-слайдлар белән таныштылар.

Музей директоры Рәмис Ногманов балаларга Муса Җәлилгә багышланган китаплар күргәзмәсе, шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты турында сөйләде.

Бу көннәрдә Апас балалар китапханәсендә, авыл мәктәпләрендә дә шагыйрьнең туган көненә багышлап, шундый ук кызыклы чаралар, очрашулар һәм китап күргәзмәләре үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100