news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас укучылары гаилә серләрен өйрәнә

Укучылар ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина белән очрашып, аларның эшләре һәм бина белән якыннан таныштылар.

(Апас, 28 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас укучылары гаилә серләрен өйрәнә, дип яза район газетасы сайты. 

Апас урта мәктәбе укучылары укытучылары Әнисә Салаватуллина белән берлектә районның ЗАГС бүлегенә “Гаилә алып бару” дәресенә килделәр. Биредә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина белән очрашып, аларның эшләре һәм бина белән якыннан таныштылар. Шулай ук гаилә кору серләре, дуслык-татулык нигезләре турында сөйләштеләр. Архив документлары белән дә бик теләп танышты алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot