Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас Туган якны өйрәнү музее коллективы районның юбилеена багышланган чара уздырды
Апас Туган якны өйрәнү музее коллективы район оешуга 95 яшь тулу уңаеннан чара оештырды. Алма бакчасында Апас районы тарихына багышланган күргәзмәләр урын алды. Учакта тәмле балык шулпасы пеште, күмер самавыры кайнады, мәтрүшкәле чәйләр әзерләнде, табада коймак чыжлады, чәй ясау бөенча мастер-класслар оештырылды. Бу хакта «Йолдыз» сайтында хәбәр ителә.
Кунакларны Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина якты йөз белән каршы алып, җылы сәламләде. Шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина олы хөрмәтен белдерде.
Биредә музейда озак еллар хезмәт куйган ветеран җитәкчеләр Галия Сәлахова һәм Рәмис Ногманов катнашты. Рәмис Ногманов хезмәт елларын искә алып, коллективка уңышлар теләде. Чүрибураштан мәгариф ветераны Лира Яруллина кызыклы сюрприз да әзерләгән иде.
Кунаклар матур җырлар тыңлап, ял иттеләр, күңел түрендә йөрткән якты хатирәләре белән уртаклаштылар. «Садә» һәм «Рябинушка» ансамбльләре матур җырларын бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз