Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас төбәгендә иң озын толымлы кызны эзлиләр
“Чәчем озын - билемнән!“ дигән исемдә конкурс башланды.
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Кызлар элек-электән чибәрлекләре, тыйнак-уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Хатын-кызларның матурлыгы, хәтта акыл дәрәҗәсе озын чәч толымнары белән үлчәнгән. Озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә ихтирамга лаек. Бармы икән озын чәч толымнары үстереп, аның белән горурланучылар?
Җәмгыятькә шундый сорау ташлап, Апас районының “Йолдыз“ газетасы үзенең www.apastovo.ru сайты аша “Чәчем озын - билемнән!“ дигән исемдә конкурс игълан итте.
“Чәчегезнең озынлыгын күрсәткән фотоларны безгә юллагыз, иң озын толымлы Апас кызын бергәләп ачыкларбыз”, - дип, газета редакциясе җиңүчеләрне чәчтарашка сертификатлар белән бүләкләргә вәгъдәләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз