news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас “Салават күпере“ балалар бакчасы тәрбиячесе “Ел тәрбиячесе“ исеменә лаек булды

Тәрбиячеләр тәрбия, белем бирү тәҗрибәләре белән таныштырдылар, төрле биремнәрне үтәделәр.

(Апас, 8 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Бу көннәрдә Апас “Салават күпере“, “Кояшкай“ балалар бакчаларында “Ел тәрбиячесе“ бәйгесе үтте. Биредә барлыгы районның 14 тәрбиячесе катнашып, көч сынашты. Тәрбиячеләр тәрбия, белем бирү тәҗрибәләре белән таныштырдылар, төрле биремнәрне үтәделәр, дип яза җирле басма.

Нәтиҗәдә, Апас “Салават күпере“ балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Вәлиуллина беренче урынны яулап, “Ел тәрбиячесе“ исеменә лаек булды.

Икенче урынны Апас “Кояшкай“ балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Гыйсмәтуллина, өченче урынны Зур Күккүздән Зөлфия Җиһаншина алдылар.

Жюри шулай ук дүрт номинация буенча да иң-иңнәрне билгеләде. Свияжный бистәсе “Ләйсән“ балалар бакчасы тәрбиячесе Диләрә Гыймадиева “Иҗат һәм эзләнү“ номинациясендә, Иске Йомралы авылы “Сандугач“ балалар бакчасы тәрбиячесе Наилә Гыйззәтуллина “Иң яхшы педагогик тәҗрибә“ номинациясендә, Каратун “Гөлчәчәк“ балалар бакчасы тәрбиячесе Люция Миңнуллина “Иҗатчы тәрбияче“ номинациясендә, Чүрибураш “Алтын Балык“ балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Баһаветдинова “Һөнәренә тугърылык һәм осталык “ номинациясендә җиңү яуладылар.

Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, хезмәт уңышлары теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100