news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас Сабантуеның баш батыры билгеле булды

Сабантуеның баш батыры булып Апас егете Рафаэль Хәсәнов калды.

(Апас, 1 июль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Көрәш – Сабан туеның иң күңелле, мавыктыргыч уены. Быел да ул оешкан төстә узды, дип яза җирле басма.

Сабантуеның баш батыры булып Апас егете Рафаэль Хәсәнов калды. Балалар арасында баш батыр – Апас урта мәктәбенең 9 класс укучысы Данил Нәҗмиев. Барлык җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Баш батырлар тәкә һәм зур суыткычка лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot