news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас Сабантуенда 150 килограммлы бавырсак пешерделәр

Апас Сабантуенда 150 килограммлы бавырсак пешерделәр
Фото: Ләйлә Шиһабиева тәкъдим итте

Апас бистәсе Сабантуенда Татарстанның Идел аръягы зонасында иң зур милли ризык — 150 килограммлы бавырсак тәкъдим ителде.

Бавырсакны әзерләү өчен 1200 йомырка, 15 килограмм шикәр комы һәм 6 килограмм бал кулланылган.

Фото: © Ләйлә Шиһабиева тәкъдим итте

Милли ризыкны Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге аш-су осталары әзерләгән. Алар шулай ук тагын бер милли сый — 50 килограммлы өчпочмак пешергән.

Тимур Гүзәлбаев җитәкчелегендәге аш-су осталары 500 гади өчпочмак пешереп, бәйрәм кунакларын сыйлаган.

Фото: © Ләйлә Шиһабиева тәкъдим итте

Пешекчеләр, эчлек әзерләү өчен, 20 килограмм бәрәңге чистарткан һәм 20 килограмм ат ите тураган.

news_right_1
news_right_2
news_bot