news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас Сабан туенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе эшләде

Апас Сабан туенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе эшләде
"Апастово-информ"

Апас туган якны өйрәнү музеенда «Аргамак» рәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Музей залларына Россиянең төрле төбәкләрендә иҗат итүче рәссамнарның 90 эше куелды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

1 -16 июнь көннәрендә Бөтенроссия рәссамнар берлеге әгъзалары тарафыннан районның гүзәл табигатен, вакыйгаларын һәм шәхесләрен чагылдырган сурәтләр ясау турында килешү төзелде.

Җәйге иҗади эшнең төркем җитәкчесе яшьлек еллары Апас төбәге белән бәйле Эдгар Филипов иде. Алар июнь аенда районда 30 картина иҗат итеп, аларны бүләк итеп калдыра.Район Сабан туе мәйданында да атларга багышланган «Татар аргамагы» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда Россия төбәкләре рәссамнарының картиналары урын алды.

Танылган рәссамнар ачык һавада мастер-класслар күрсәтте, рәсем сәнгатен яратучылар белән очрашты, рәсемнәр иҗат итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100