news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас Сабан туенда ат чабышында катнашкан һәр кешегә акчалата бүләк тапшырылачак

Апас Сабан туенда ат чабышында катнашкан һәр кешегә акчалата бүләк тапшырылачак
Фото: https://apastovo.ru/

Апас районында Сабан туе 8 июньдә узачак. Ат чабышы да шул ук көнне үткәрелә һәм анда катнашырга теләк белдерүчеләрне көтәләр. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.

«Быел ат чабышында һәр катнашучыга 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр дә әзерләнде. Беренче урынны алучыга суыткыч, икенчегә кер юу машинасы, өченче булып килүчегә телевизор булачак», - дип хәбәр иттеләр бәйрәмне оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot