news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас Сабан туенда 150 кг бавырсак һәм 500 өчпочмак белән халыкны сыйлаганнар

Апас Сабан туенда 150 кг бавырсак һәм 500 өчпочмак белән халыкны сыйлаганнар
Фото: https://apastovo.ru/

Апас Сабан туенда Идел аръягы зонасында иң зур милли ризык – 150 килограммлы бавырсак тәкъдим ителде. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева хәбәр итә.

Аны пешерү өчен 1200 йомырка, 15 килограмм шикәр комы, 6 килограмм бал кирәк булган. Бавырсакны Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге пешекчеләр ясаган.

Шулай ук милли ризык – 50 килограмм өчпочмак та пештергәннәр. Тимур Гузәлбаев җитәкчелегендәге пешекчеләр 500 өчпочмак пешереп, халыкны сыйлады. 20 килограмм бәрәңге чистартып, 20 килограмм ат итен турап эчлек ясаган алар.

«Милли ризыклар һәркемгә авыз итәргә җитте», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100