news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас сәхнәсендә “Без бергә” республика фестивале катнашучылары очрашты

Зона турыннан узган катнашучылар тиздән Казан сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар.

(Апас, 19 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас мәдәният йортында “Без бергә” республика фестиваленең зона туры узды. Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары катнашучылары Апас сәхнәсендә очрашты. Апаслылар кунакларны матур җырлар, тәмле чәй белән каршы алды, дип яза җирле басма.

Башкала кунакларын, мәртәбәле жюри әгъзаларын Апасның “Без бергә” фестивале катнашучылары тәмле “Дуслык” боткасы, кайнар чәй, Апас куасы белән сыйлады. Район мәктәпләре коллективлары татар, рус, чуваш халкы йолаларын, “Каз өмәсе”, “Аулак өй” кебек күренешләрен күрсәттеләр. Мәдәният йорты фойесында һәр районның кул эшләре күргәзмәләре урын алды. “Сәләт” балалар иҗат үзәгенең “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче кызлар, Апаста яшәүче Зиннәтуллиннар, Камалетдиновлар гаиләләре үзләренең кул эшләре күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. Оста куллы кызлар яраткан җырчыбыз Лидия Әхмәтовага татар калфагын, Гөлназ Зиннәтуллина жюриның гүзәл хатын-кызларына сәйлән бөртекләреннән үрелгән беләзекләрен бүләк иттеләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина фестиваль кунакларын сәламләп, уңышлар теләде. Жюри әгъзалары РФ һәм ТР Атказанган артисты, КФУ профессоры Лидия Әхмәтова, ТР Фән һәм Мәгариф министры киңәшчесе Семен Федоров барлык катнашучыларга изге теләкләрен юлладылар. Сәхнә түренә беренчеләрдән булып апаслылар чыкты. “Без бергә” фестиваленең район сайлап алу турларыннан узган башкаручылар, җырлап-биеп яшәүче гаиләләр кабат залны моңга күмде. Жюри һәр чыгышны игътибар белән күзәтеп, бәя бирде. Зона турыннан узган катнашучылар тиздән Казан сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100