Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районының Зур Күккүз авылындагы бер йортка язгы ташу кереп, су баскан
Өйдәге барлык җиһазлар су эчендә калган, мал-туарны күршеләргә керткәннәр.
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Апас районының Зур Күккүз авылында яшәүче Шәһидә Гыйззәтуллина язгы ташу аркасында зур зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды. Агентлык хәбәрчесе зыян күрүченең үзе белән элемтәгә керде.
“Бу нигезгә килен булып килгәнемә 34 ел. Шул еллар эчендә ике тапкыр су баскан иде инде. Монысы – өченчесе. Әмма бу кадәр көчле ташуны күргәнем булмады", - диде Шәһидә ханым “Татар-информ”га.

Зыян күрүче сүзләренчә, язгы ташу кичә төштән соң кергән.
“Урамга су үтә башлагач, тиз арада улларыма хәбәр иттем. Алар Казаннан кайтып җитте. Ташу өйгә санаулы минутлар эчендә бәреп керде. Күршеләр ярдәме белән өй эчендәге кайбер җиһазларны өстәл-урындык өстенә күтәрдек. Суыткыч, келәмнәр су астында калды. Су тәрәзә биеклеге булып күтәрелде. Сыер белән үгезне йөздереп, бозауны күтәреп алып чыктылар. Салкын тимәсә ярый инде”, – диде Шаһидә Гыйззәтуллина.

Зыян күрүче авылда яшәүче туганнарына вакытлыча сыенган. Шаһидә ханым табигать бәла-казасының күпмелек зыян салуын әлегә белми.
Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Апасның кайбер урамнарын су басуы турында да язган иде.

Шаһидә Гыйззәтуллина өенең ничек итеп язгы ташу астында калуы турында “Интертат.татар” электрон газетасыннан укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз