news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының унтугыз мәктәбе укучыларны кабул итте

183 бала өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чыңлады.

Апас районының унтугыз мәктәбе укучыларны кабул итте

(Апас, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы мәктәпләрендә Белем көне узды. Беренче сентябрь көнне 1745 укучы өчен районның унтугыз мәктәбе үз ишекләрен ачты. 183 бала өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чыңлады. 9нчы класска 166, 11нче класска 70 укучы килде.

Апас урта мәктәбендә Яңа уку елын 679 укучы башлап җибәрде. 66 бала тәүге тапкыр Белем иленә аяк атлады.

Биредә Белем көне тантаналы шартларда узды. Барлык укучыларны, остазларны, әти-әниләрне район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыбадуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева сәламләп, изге теләкләрен юллады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100