news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының һәр мәктәбендә Әтиләр шурасын булдыру бурычын куйдылар

Апас мәктәбендә әтиләр конференциясе узды.

Апас районының һәр мәктәбендә Әтиләр шурасын булдыру бурычын куйдылар
apastovo.ru/

(Апас, 19 гыйнвар. "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Район тарихында беренче тапкыр Апас мәктәбендә укучы балаларның әтиләр комитетын оештыру тәкъдимен укытучылар, балалар башта бик яхшылап өйрәнделәр, озаклап фикер алыштылар. Мондый Әтиләр Шурасы районның һәр мәктәбендә булырга һәм эшләргә тиеш дигән бурыч куелды.Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Мәктәпнең “Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы“ клубы волонтерлары аларны бик җылы итеп каршылады, төрле акцияләрдә катнашырга өндәде. Балаларга 200 кешелек залда утырырга урын таба алмаучы әтиләренә сыйныфлардан өстәмә урындыклар да кертергә туры килде әле.

Мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова чыгышын аларның барысын да сәламләп, рәхмәт әйтүдән башлап җибәрде:

"Быелгы уку елында һәр сыйныфта әтиләр комитеты оештыру үзен бик аклый. Аны мәктәпкүләм дәрәҗәгә җиткерәсебез килә, һәм бу укытучылар фикере генә түгел, балаларыгыз шулай тели, хөрмәтле гаилә башлыклары. Мәктәп өчен нидер эшләгәндә ярдәм соравыбыз түгел, балаларга әти карашы, әти кырыслыгы, әти сабырлыгы, сезнең матур үрнәгегез кадерле һәм бик кирәк, җыелуыбызның төп максаты да менә шушы иде. ", - диде ул.

Мәктәп психологы Әнисә Салаватуллина үз чыгышын бик үтемле, аңлаешлы һәм күңелгә үтеп керерлек итеп үткәрде, тематик видеофильм да бик гыйбрәтле иде.

Апас мәктәбедә бүген 679 бала укый. Шартлар бик шәп биредә, коллектив та бик дус һәм укытучылар коллективының 25 процентын ир-атлар тәшкил итүе дә яхшы күренеш дип бәяләнергә тиеш.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100