Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районының Олы Болгаер авылы егетләре чишмә төзекләндергән
Олы Болгаерда туып, бүген Апас, Арча, Кукмара, Биектау, Кама Тамагы районнарында гомер итүче ир-атлар чишмәне төзекләндерү эшенә өлеш керткән.
(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Ләйлә Шиһабиева). Татарстанның Апас районы Олы Болгаер авылының игелекле уллары – авыл, аның киләчәге өчен җан атып яшәүчеләр чишмәгә яңа сулыш өрделәр. Салкын кизләү яңа төсмер алып, олы юлдан узып баручы һәркемне татлы суыннан авыз итәргә чакыра, дип яза “Йолдыз газетасы”.
– Без – чишмә суы эчеп үскән, чишмә суы белән тәрбияләнгән буын. Әниләребез язгы ташу вакытымы, кышкы буранмы, көянтә-чиләкләрен иңнәренә асып, чишмәгә суга баралар иде. Чишмә суының сихәтен, тәмен шуңа да яхшы аңлыйбыз. Әлеге чишмәне дә олы йөрәкле әниләребез рухына багышлап ясадык. Догабыз булып барып ирешсен, – ди изге эшне башлап йөрүче һәм матди чыгымнарны үз өстенә алган Әнсар Галиев.
Салкын кизләү бүген танымаслык булып үзгәргән. Тирә-юне бизәкле тимер рәшәткәләр белән тотып алынган, юлларына заманча брусчаткалар җәелгән, юлдан төшүчеләр өчен уңайлы баскыч ясалган. Чыгышы чистартылган, улагы төзек, самовар, милли бизәкләр һәм изге ай да үзенә тартып тора.
Чыгышы белән Олы Болгаердан булган, бүген Апас, Арча, Кукмара, Биектау, Кама Тамагы районнарында гомер итүче ир-атлар чишмәне төзекләндерү эшенә үз өлешен керткән. Әнсар, Айдар, Хәлим Галиевлар, Илгиз Зиннәтуллин, Анатолий Кондратьев, Рөстәм Насыйбуллин, Рәис Байкин, Айзат Миңнуллин бер йодрык булып эшне тиз арада башкарып та чыктылар. Изге ай Рәис Байкин тырышлыгы белән эшләнгән. Олы Болгаер авылының Батырлар һәйкәленә һәм зират капкасына, йортына куелган айларны да ул эшләгән.
Олы Болгаер матур табигате, саф күңелле, эчкерсез, гади һәм изге күңелле кешеләре белән данлыклы. Туган авылның кадерен, чишмәләрнең рухи көч, дәрт чыганагы булуын аңлап яшәүче уллары аны тагын да күркәмрәк итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз