news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының машина-трактор паркларында язгы чәчүгә әзерлек эшләре төгәлләнеп килә

Техниканың 85 проценты әзер.

(Апас, 11 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева).  Апас районының машина-трактор паркларында язгы чәчүгә әзерлек эшләре, техниканы ремонтлау төгәлләнү ягында. Бик тиздән агрегатлар кырга чыгып, җир куенына бөртек салачак, дип яза җирле басма.

МТК “Ак Барс”ның 1нче филиалында бүгенге көндә “Фендт” һәм “Нью-Холланд” тракторлары ремонтлана. – Коллективта 78 кеше хезмәт итә, шуларның уналтысы югары белемле инженерлар. Күбесе германиягә барып белемнәрен күтәреп кайттылар. Күргәнегезчә,  бездә чит ил тракторлары ремонтлана. Шулай ук күрше районнарга да хезмәт күрсәтәбез. Бүгенге көндә утыз миллионлык запас частьлар кайтты. Техниканың 85 проценты әзер. Май, фильтрларын алыштырып, техник күзәтү үтәргә генә кала. График буенча өлгереп барабыз. Үзебезнең дә дүрт агрегат кырга чыгарга әзерләнә, - диде филиал җитәкчесе Айрат Хәкимов.

Кайсы гына цехка керсәң дә барысы да баш күтәрми эшлиләр. Рөстәм Зәйнуллин биредә озак еллардан бирле хезмәт итә. – Без тракторның моторын, ягъни йөрәген җыябыз. Язгы кыр эшләренә чыкканчы өлгерик дип көнне-төнгә ялгап эшлибез. Техникаларыбыз басу-кырларда да сынатмасын өчен җиренә җиткереп ясыйбыз,-ди ул. Өлкән буын белән бергә яшьләр дә күп биредә. Кызылтау авылы егете Фәнис Шәрәфиев та үз тракторын дәвалый. – Аграр көллияттә укыганда биредә практика үткән идем. Коллективны, эшемне яратып эшкә дә калдым. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та эшемне дәвам иттем. Минем техникам кырга чыгарга әзер инде, шулай да бераз карап җибәрәсе җирләре бар. Инженер, механиклар бар эштә дә ярдәм итәләр. Өлкән абыйлар да сораганны күрсәтеп, булышып җибәрәләр. Озакламый басу-кырлар иңләргә, җир эшкәртергә чыгабыз инде,- ди яшь механизатор. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100