news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының Кызыл Тау авылында яшәүче Назирә Кәримова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләде һәм Ил башлыгы котлау хатын да тапшырды.

(Апас, 7 февраль, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Апас районының Кызыл Тау авылында яшәүче Назирә Кәримова тугызынчы дистәне ваклады, дип яза районның “Йолдыз“ газетасы.

– Заманасы шул иде, тормыш безне кыйный-кыйный бөтен эшкә өйрәтте. Шөкер, эштән кеше үлми. Хәрәкәт кирәк, хәрәкәт, – диде ул.

Ул сугыш чоры авырлыкларын күз яшьләре аша сөйләде. Бер төркем кыз мари урманында утын әзерли. Кул пычкысы белән юан-юан агачларны аударалар. Кырыс елларның аянычлы вакыйгалары җитәрлек була.

Тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. “Бирде тормыш кирәкне, барысына да өйрәтте“ дип юкка гына кабатламый ул. 22 ел итек тә баса, дуңгызчылыкта да эшли. “Авылда гына түгел, тирә-якта да мин баскан итекне кимәгән кеше калмагандыр", – ди үзе.

Назирә Кәримова узган ел бер күзенә операция дә ясаткан, хәзер күзлексез генә инә саплый, гәҗит-журналлар да укый. Буадагы картлар йортына җылы оекбашлар да бәйләп җибәрә, ялгыз яшәүче авылдашларын да сөендереп тора.

Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100