news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының кайбер хуҗалыклары мең тоннадан артык печән әзерләгән

Быел язгы кыр эшләрендә иң зур эш күләме башкарган механизаторларны махсус комиссия кырга килеп бүләкләү оештырылган.

(Апас, 1 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районының  Йомралы, Идрәз басуларында быел күпьеллык үлән басуларында беренче кат чабылган, тиешенчә киптерелгән терлек азыгы сыйфаты югары. Бүгенгә 1000 тоннадан артык печән әзерләнгәне, базларга сенаж салу темпы да югары. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

-Чыгышы да яхшы, бер гектарда кимендә 100 данә, 400-600 килограммлы печән төргәкли алдык. Аны ферма яны эскертләренә ташу өчен чыгымнарны да аз тоттык, махсус көйләнгән тагылмага 15 төргәк сыя, - ди бүлекчә идарәчесе Рәис Салихов.

Танай-Турай авылының уңган-булган тракторчысы Илшат Гатауллин, бүлекчә игенчеләре, киң профильле механизаторлар Илфат Сәмигуллин, Азат Зиннәтуллин, авыл бригадиры Дауд Хәмидуллин быелгы печән өстендә бүлекчә буенча иң зур күләмдә эш башкардылар.

Район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирма җитәкчелеге карары белән быел язгы кыр эшләрендә иң зур эш күләме башкарган механизаторларны махсус комиссия кырга килеп бүләкләү оештырылган иде. Азат Зиннәтуллин аны районда иң беренчеләрдән булып алды.

-Шулай эшебезне күрә, бәяли белүчеләргә рәхмәт, мондый игътибар һәм хөрмәткә лаек булу өчен исә, тырышып эшләргә кирәк, - ди “Чәчү-2019“ район премиясе иясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100