news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының Каратун бистәсендә бер ир белән хатынны буып үтергәннәр

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 21 сентябрендә кич республиканың Апас районының Каратун бистәсендә 1970 елгы хатын кызның һәм 1960 елгы аның белән бергә яшәүче ир-атның мәетләре табылган. Алар  буып үтерелгән дип фаразлана.  Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу факт буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Югары Ослан районара Тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 бүлеге ("Ике яки аннан да күбрәк затны үтерү") билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү һәм опертив-эзләү гамәлләре вакытында җинаять кылуда шикләнеп 19 яшьлек Сергей Золин тоткарланган.

Ул җинаять кылуда катнашы булуын таныган һәм хатын-кызга кунакка килүе, аның белән җенси мөнәсәбәткә керүе турында белдергән. Шул вакытта әлеге хатын бергә яшәгән ир-ат кайткан, алар арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә, Золин ир-атны бау белән буып үтергән, аннары хатын-кыз белән талашкан һәм аны мендәр белән бастырып үтергән.

Якын арада тикшерү судка шикләнелә торган затны сак астына алу турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк

Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100