Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районының Көлкәш авылында иске мәктәпкә ут капкан
Бу гамәлдә гаебе булганнар табылган.
(Апас, 17 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның Апас районы Көлкәш авылында иске мәктәп бинасы янган. Бу хакта әлеге район газетасының apastovo.ru сайты хәбәр итә.
Бина кулланылышта булмый. Кич белән яшьләр бина эченә керәләр һәм җылынырга учак ягалар. Сүндереп бетермәгән учак очкыннары иртәнгегә кадәр акрынлап идәнгә үрмәли. Авыл халкы төтен чыгуын вакытында күреп өлгерә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндерә. Тикшерү эшләре вакытында гаеплеләр табыла, аларны җаваплылык көтә, диелә Апастан алынган хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз