news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының Иске Йомралы авылында “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале үтте

Йомралы тамашачысы өчен Саратов тальянында уйнау мастер-классы да күрсәтелде.

Апас районының Иске Йомралы авылында “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале үтте
apastovo.ru/

(Апас, 11 август, "Татар-информ", "Апас-информ", Ришат Замалиев). Апас районының Иске Йомралы авылында “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале үтте. Фестивальне изге теләкләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев ачып җибәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгедә Табар Черкене, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Олы Болгаер, Чүрибураш, Ишеево авыл җирлекләрендә яшәүче җыр-моңга гашыйк 12 яшьтән 80 яшькә кадәрге егерме номинант катнашты.

Мәртәбәле жюрины бу юлы үзе дә шәп тальянчы, тагын 14 төрле уен коралында уйный белүче, үзе җырчы, Апасның “Туган якны өйрәнү“ музее директоры Рәмис Ногманов җитәкләде. 

Рәмис Ногманов Йомралы тамашачысы өчен Саратов тальянында уйнау мастер-классы да күрсәтте әле. 1930 елда ясалган бик борынгы, җиз телле, кыңгыраулы бу гармунны Апаста яшәүче бик оста куллы Исмәгыйль Нигъмәтуллин реставрацияләгән. Аның уйнавына кушылып тыпырдатып биешеп, җырлашып та алды әле зал тулы тамашачы.

Районда гармунчы-тальянчыларның өченче фестиваленең чираттагы этабы буенча, тиздән тагын ике авылда зона сайлап алу туры үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100