news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районының Ирекле халык дружинасы постларга таралды

Алар Апас, Каратун, Олы Болгаер җирлекләренә җәмәгать урыннарында тәртип сакларга таралышты.

Апас районының Ирекле халык дружинасы постларга таралды
apastovo.ru/

(Апас, 17 март, "Татар-информ","Апастово-информ"). Апас районының Ирекле халык дружинасы, район полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Апас, Каратун, Олы Болгаер җирлекләренә җәмәгать урыннарында тәртип сакларга таралышты. Бу турыда район басмасы сайты хәбәр итә.

Апас үзәгендәге мәйданга полиция хезмәткәре һәм ирекле халык дружинасы әгъзалары тезелешеп бастылар. Аларны полиция начальнигы урынбасары подполковник Фәнис Шарафуллин һәм район башкарма комитеты хезмәткәре Ранис Гимранов сәламләде һәм бүгенге чараның бурычлары белән таныштырды.

Шулай ук Марсель Вәлиев белән Илсур Гатиятуллинга таныклыклар тапшырылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot