news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының җиде авылында урамнар үзара салым акчасына тәртипкә китерелде

Районда 15 километр яңа асфальт-бетон юллар салынды, 60 километр юлларда агымдагы һәм капиталь ремонт эшләре үткәрелде.

 (Апас, 13 октябрь, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Быел халыктан җыелган үзара салым акчалары һәм дәүләт программалары буенча Коштавылы, Аюкөйдергән, Әҗем, Әлмәндәр, Дәүләки, Дәвеш, Ындырчы якларында 10 километрдан артык авыл урамнары юлларына ком-таш җәелде. Каратун-Ябалак авыллары арасында урнашкан “Стройсервис” төзелеш оешмасы көче белән башкарылган эш турында Апас районының “Йолдыз” газетасы хәбәр итте.

“Халыктан рәхмәт ишетүе рәхәт, үзара салым кертемнәре, дәүләт акчасының шундый бик кирәкле, саваплы эшкә тотылуына үзебез дә бик шат, - ди Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифгать Хәбибуллин. - Халыктан үзара салым буенча җыелган һәр сумның республика аша дүрткә тапкырлануы бик әйбәт, ул акча авылга бер дә артык түгел!”

Бүген юл төзүчеләр Урта һәм Югары Югары Балтай авыллары арасында моннан 30 еллар элек салынган сөтчелек ферма комплексына 1 километр озынлыкта һәм 4,5 метр киңлектә нык, калын бетон юл түши. Юлчылар көче белән моннан 2 ел элек Түбән Балтай авылына кадәр дә шундый ук сыйфатлы бетон юл салынды. Моның өчен аерым маркалы бетон кулланыла, аны оешманың үз мини-заводында җитештерәләр.

“21 мең кеше яшәгән 72 торак пунктлы районыбызда бүген каты өслекле юлларның гомуми озынлыгы 200 километрдан артык тәшкил итә. Юл төзүчеләр көче белән быел районда 15 километр яңа асфальт-бетон юллар салынды, 60 километр юлларда агымдагы һәм капиталь ремонт эшләре үткәрелде”, - дип нәтиҗә чыгарды район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100