news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының Бакырчы мәктәбендә Шәүкәт Галиевне искә алганнар

Чара Шәүкәт ага Галиевнең иҗат йортында-музейда үткән.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Бакырчы төп мәктәбенең 1-6нчы сыйныф укучылары балалар шагыйре, авылдашыбыз Шәүкәт ага Галиевнең туган көненә багышланган эчтәлекле кичә оештырдылар. Укучылар тарафыннан авылдашыбызның шаян шигырьләре сәхнәләштерелде, җырлар җырланды. 2нче сыйныф укучылары “Бииләр итек-читекләр” җырына бию тәкдим иттеләр. Бу хакта районның "Йолдыз" басмасы яза.

Кичә Шәүкәт ага Галиевнең иҗат йортында-музейда үтте. Музей җитәкчесе Гыйлметдинов Рәшит абый авылдашыбызның кыскача тормыш юлы, истәлекле мизгелләре белән укучыларны таныштырып китте. Бакырчы җирле үзидарәсе рәисе Вәлиев Фәрит абый да Шәүкәт аганың олы җанлы әдип булуына басым ясады. Киләчәктә шигырьләре онытылмасын, укучылар тарафыннан гел өйрәнелеп торсын дигән теләкләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100