news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының алдынгы укучылары Волгоград шәһәренә сәяхәткә китте

Сәяхәткә 80 укучы китте.

Апас районының алдынгы укучылары Волгоград шәһәренә сәяхәткә китте
apastovo.ru/news/mөһim-temalar/apas-rayonyny-aldyngy-ukuchylary-volgograd-shren-syakhtk-kitte

(Апас, 17 июль, "Татар-информ", "Апас-информ", Ляля Сафиуллина). Апас районында укуда, мәктәп тормышында, спортта, активлык күрсәткән 80 укучы Волгоград шәһәренә сәяхәткә китте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аларны район мәгариф бүлеге методисты Ильмира Биктаһирова, Апас мәктәбе укытучысы Гөлнара Фәхретдинова, Каратун мәктәбе укытучысы Раилә Шәвәлиева, спорт мәктәбе тренеры Илнар Галиев, медицина хезмәткәрләре Гөлнара Гаптелвәлиева һәм Булат Таһиров озата бара. Балалар зур уңайлы автобусларда урын алдылар. Аларга юлга су, тәм-томнар таратылды.

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина укучыларга күңелле ял, хәерле һәм имин юллар теләделәр. Балаларын озата килгән әти-әниләр район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен ирештерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100