Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районыннан Рифат Сабирҗанов 46нчы тапкыр сайлауларда катнаша
17-19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үтә.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Апас-информ»). Апас районында яшәүче Рифат Сабирҗанов 46нчы тапкыр сайлауларда катнаша. Бу хакта район басмасы яза.
Районда сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар оешкан төстә үтә. Райондашларны сайлау участокларында җыр-моңнар, кайнар чәй һәм коймак белән каршы алалар. Сайлаучылар да бирегә сөенеп киләләр.
Апаста яшәүче Рифат абый Сабирҗанов өчен бу көн икеләтә бәйрәм. Бүген ул гомер бәйрәмен каршылый һәм 46нчы тапкыр сайлауларда катнаша. «Дөньялар тыныч булсын. Яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Апасыбыз бик матурланды. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлылыклар артты», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз