news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районыннан 80 бала Волгоград шәһәренә экскурсиягә китте

Сәяхәт кылу мөмкинлеге спорт алдынгылары, төрле бәйге һәм олимпиадаларда, гамәли конференцияләрдә урын алучы укучыларга бирелә.

(Апас, 25 июль, "Татар-информ", "Йолдыз" , Гүзәл Хилавиева). Апас районының уку, спорт алдынгылары, төрле бәйге һәм олимпиадаларда, практик-конференцияләрдә урын алучы укучылар икенче ел герой-шәһәр Волгоградка экскурсиягә бара, дип яза җирле басма.

Уңайлы, зур ике автобуста, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, Апас урта мәктәбенең тарих укытучысы Айдар Хәбибуллин, ике медицина хезмәткәре, газета һәм телевидение хезмәткәрләре балаларны озатып баралар. Аларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров озатып калды, исән-имин йөреп, шатланып кайтуларын теләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot