news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районыннан 31 егет армиягә чакырылачак

Аларның утыз проценты югары һәм махсус урта һөнәри белемле.

Апас районыннан 31 егет армиягә чакырылачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Апас, 8 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев).  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Россия Кораллы көчләре баш командующие фәрманы нигезендә 1 апрельдән Россия Армия һәм Флотына чираттагы язгы чакырылыш башланды. Быелгы язгы чакырылышта Россия Кораллы Көчләренә Апас районыннан 31 егет чакырылачак, дип яза җирле басма.

- Егетләр барысы да солдат хезмәтенә тиешенчә әзерлекле, күбесенең беренчел хәрби һөнәре дә бар. Язгы чакырылышта армиягә чакырылучылар саны быел да шул ук дәрәҗәдә калды. Аларның утыз проценты югары һәм махсус урта һөнәри белемле. Бүген ун апаслы хәрби хезмәтен контракт нигезендә дәвам итә. Һәм мондый теләк белдерүчеләрнең саны елдан-ел арта бара,- ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

news_right_1
news_right_2
news_bot