news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында “Зәлидә“ уеннарына өлкән буын яратып йөри

“Зәлидә“ уеннары һәр чәршәмбе көнне уза.

Апас районында “Зәлидә“ уеннарына өлкән буын яратып йөри
apastovo.ru/news/mөһim-temalar/apasta-zlid-tte

(Апас, 12 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районында һәр чәршәмбе көнне “Зәлидә“ уеннары уза. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чираттагысын Олы Бакырчы һәм Тәүгелде мәдәният хезмәткәрләре булышлыгы белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Шулай ук “Садә“ ансамбле катнашты. Кунак итеп Олы Бакырчыдан “Сердәш“ ансамбле дә чакырылды.

Яшь күңелле апаслылар кичке уеннарга чыкты. “Зәлидә“гә бигрәк тә өлкән буын яратып йөри.

Кайнар чәйдән, тәмле коймактан авыз итү мөмкинлеге дә бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot